Ма́йков Никола́й Ива́нович (1918–2005)

Никола́й Ива́нович Ма́йков (30 апрель 1918, Ярославль — 13 март 2005) — 4 нче Украина фронты 8 нче һава армиясенең 6 нчы гвардия бомбага тоту авиациясе дивизиясе 134 нче гвардия бомбага тоту авиациясе полкының звено командиры, гвардия лейтенанты.

1918 елның 30 апрелендә Ярославль шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Милләте рус. 1943 елдан ВКП(б)/КПСС әгъзасы. Чаллы районында 7 сыйныф тәмамлый. ФЗО мәктәбеннән соң, паровоз төзекләндерү заводында эшли, аэроклубта укый.

Кызыл Армиядә 1940 елдан. 1941 елда Тамбов хәрби авиация пилотлары мәктәбен тәмамлый. Сугышчы армиядә 1942 елның августыннан. 

134 нче гвардия бомбага тоту авиациясе полкының звено командиры, гвардия лейтенанты Николай Майков 1943 елның ноябренә дошман гаскәрләрен бомбага тоту өчен 68 сугышчан очыш ясый, каршы якның тере көчләренә һәм техникасына сизелерлек зыян ясый.

СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1943 елның 1 ноябреннән немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәткәне өчен гвардия лейтенанты Майков Николай Ивановичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм ул Ленин ордены, «Алтын Йолдыз»  (№ 1275) медале белән бүләкләнә.

1947 елдан капитан Майков Н.И. — запаста, аннан соң отставкада. Мәскәү өлкәсе Жуковский шәһәрендә гомер итә. 2005 елның 13 мартында вафат була.

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, Александр Невский ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр иясе.

Геройның исеме Ярославль аэроклубы бинасына урнаштырылган мемориаль тактада мәңгеләштерелгән.

 Чыганаклар: 
1. Википедия
2. Казаков, Б. Фронтовые дороги челнинцев : посвящается победе в Великой Отечественной войне 1941-1945 / Б. В. Казаков — Набережные Челны, 2005 .— 440 c. : порт.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.